"Тату яшәүгә ни җитә" профилактик чара.
Бүген Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында «Тату яшәүгә ни җитә» дип исемләнгән яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы әңгәмә үткәрелде. Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремизм дип аталган сәясәт бүгенге көндә дөньяның бик күп илләренә яный. Экстремизм - латин теленнән чамадан тыш дигәнне аңлата. Экстремизмга каршы ничек көрәшеп була соң? Иң мөһиме - ул гыйлем. Гыйлем - ул нур, ә гыйлемсезлек - караңгылык. Гыйлем иясен адаштыру бик авыр, ә наданны бик җиңел. Әлеге әңгәмәдән соң безнең яшьләребез дөрес юлдан атлар дип өметләнеп калабыз.