Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

УенФест "Мәликә"

Мәктәп укучыларының көзге каникул вакытында Кәче авылы мәдәният йортында укучылар белән берлектә "Күңелле каникуллар" УенФест проекты кысаларында татар балалар уены "Мәликә" уйналды. Уен Фестта сигез укучы катнашты. укучылар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Укучылар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы укучы аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итте.