"Алтын көз". Әдәби кичә.
29 октябрьдә Кәче авыл җирлеге китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә "Алтын көз" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Китапханәче укучылар өчен күңелле кичә оештырган иде. Кичәдә балалар көз темасына кагылышлы табышмакларга җавапларлар бирделәр, китапханәче сөйләгән мәкалҗләр һәм әйтемнәрне тыңлап уздылар. Көз темасына багышланган шигырьләр укып уздылар. Кичә бик куңелле утте.