Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Исәнме, алтын көз". Әдәби-музыкаль кичә.

26 октябрь көнне Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында «Исәнме, алтын көз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Фойеда «Көзге яшелчәләр парады» күргәзмәсе оештырылган иде. Вальс астында кичә башланды. Укучылар тамашачыларга үзләренең кызыклы концерт номерларын: җырлар, матур биюләр күрсәттеләр. «Уңыш җыю»дигән көзге бер тема белән бәйле күңелле конкурслар оештырылды. Китапханәче көзне дан тоткан классикларның шигырьләрен белүгә конкурс үткәрде. Бәйрәм барысына да ошады: катнашучыларга да, тамашачыларга да. Көз бүген тулысынча үз хокукларына керде, һәм без аның килүен билгеләп үттек. Без бу көзгә барыбызны да шушы балга җыйганы өчен рәхмәтлебез.