"Бәхет үз кулыңда" - профилактик әңгәмә.
Наркоманлык, тәмәке,аракы һәм шәрабкә бәйлелек кебек яман гадәтләрне үзеңдә булдырмый калырга мөмкинме соң? Әлбәттә, дөньяда хәл итеп булмаслык проблема була алмый. Аннан вакытында котылу юлын табарга кирәк. Иң мөһиме : бөтенләй булдырмаска! Бөтен яктан камил акыллы, сәламәт,аек фикерле чын кеше булып гомер итеп, дөньяда үзеңнән соң якты хатирәләр генә калдыру өчен без нәрсә эшләргә тиеш?. Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәтлек-иң зур байлык. Чыннан да, сәламәт кеше тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Сау-сәламәт булыгыз!