Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Батырларга лаек бул!"

8 май көнне, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Казанбаш авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында  тантаналы митинг уздырылды. Мәктәп укучыларының чыгышлары, сугыш чоры балаларының чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Ветераннарыбыз безне бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, аны сакларга һәм бу тынычлыкны яулаган геройларыбызны, аларның батырлыкларын онытмаска чакырды.