"Һөнәрленең кулы алтын"
2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы буларак уза. Эшче һөнәрләрне пропагандалау һәм шундый һөнәрләргә ия булган авылдашларыбызны данлау максатыннан Казанбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Һөнәрленең кулы алтын” исемле әдәби-музыкаль кичә-очрашу уздырдык. Кичәгә авылыбызның эшче һөнәрчеләрен – сыер савучы, механизатор, умартачы, эретеп ябыштыручы, электрчы, аппаратчы, пешекчеләрне чакырдык. Һөнәрчеләребез белән әңгәмә вакытында без аларның бу һөнәрне ни өчен сайлаулары турында, һөнәрләренең уңай һәм тискәре яклары турында белдек. Шулай ук алар алып баручыларның һәм тамашачыларның сорауларына да җавап бирделәр. Яшьләргә, һөнәр сайлау алдында торучыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Һөнәрчеләребезнең күбесе үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашып киләләр. Бу очрашуга да алар үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен алып килгәннәр иде. Менә шундый җырлы-биюле, җылы мөнәсәбәтле һәм файдалы очрашу үтте мәдәният йортында.