"А.Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз"
Республика балалар китапханәсе игълан иткән бу акциядә Казанбаш авылы китапханәсе укучылары да бик теләп катнашты. Алдан ук ясалган китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. Ә акция үткән көнне кычкырып укуларны 3 урында уздырдык: Көтек балалар бакчасы, Казанбаш балалар бакчасы, Казанбаш авылы китапханәсе.
Балалар бакчаларында уку өчен күбрәк әкиятләр, кызыклы кыска гына шигырьләр, табышмаклар сайлап алынды.
Китапханәгә 5-6 сыйныф укучыларын чакырдык. Укучыларны иң элек акцияне уздыру максатлары белән таныштырдык. А.Алиш премиясе һәм аны алган язучыларны тагын бер кат искә төшереп алдык. Нигезләмәгә кушымта итеп бирелгән китаплар исемлегендәге әдәбиятны ел дәвамында укырга дигән бурыч куйдык. Кычкырып укуга алынган әсәрләрне китапханәче үзе дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы да, укучылар үзләре дә бик теләп укыдылар. Укылган һәр әсәрне ахырдан бергәләп анализлап бардык. Иң ахырдан укучылар күргәзмәгә куелган китаплар арасыннан да үзләренә ошаган китапларны сайлап алып уку сәгате оештырдылар.