Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Супер әби"

   Быел авыл җирлекләре арасында барган “Нык гаилә” проекты астында  районыбызда  халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен яңарту, өлкәннәрнең  күркәм сыйфатларын яшьләргә күрсәтү, балаларга дөрес тәрбия  бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан  “Супер әби” район бәйгесе игълан ителде. Шушы бәйгенең зона туры 7 февральдә  Казанбаш мәдәният йортында узды. Без дә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбыздан тәкъдим ителгән Рәхимова Суфия апаның чыгышын әзерләдек. Барлыгы 7 әби катнашты.  Үзләре, оныклары, кул эшләре һәм яраткан шөгыльләре белән, аш-суга осталыклары белән таныштырган әбиләребезнең чыгышлары бик матур һәм кызыклы булды. Ахырдан жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләде, ә авыл җирлекләре башлыклары аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.