Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ленинград батырлыгы"

    Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча фаҗигале сәхифәләр бар. 871 көнгә сузылган Ленинград камалышы шундыйлардан. Быел 27 гыйнварда әлеге камалышны өзүгә 75 ел була.  Шушы истәлекле датаны билгеләп үтү максатыннан  “Ленинград батырлыгы” исемле белешмә-мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучылар Бөек Ватан сугышында иң озак камалыш һәм иң зур югалтулы фронт буларак тарихка кереп калган Ленинград камалышы турында  тыңладылар. Шушы теманы ача торган презентация һәм кыска гына фильм карап киттеләр, “Хәтер исәннәр өчен кирәк” китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Шулай ук Ленинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Сәгъдиев Максут абый турындагы истәлекләр белән дә таныштылар.  Х.Закировның “Арчалылар – Бөек Ватан сугышында” исемле китаптан да бу ветераныбыз турында мәгълүмат алып була.