Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Театр яктылыкка, нурга илтә"

   Россия Президенты указы нигезендә 2019 ел Россиядә театр елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан китапханәдә "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә театр тарихы, татар театрлары һәм актёрларына багышланган әдәбият урын алды. Шулай ук күргәзмә ел дәвамында укучыларны театр елына багышланган чараларны яктырткан вакытлы матбугат язмалары белән дә таныштырып барачак.