Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кадерлеләр генә хәтердә"

      18 сентябрь -  якташыбыз, халык язучысы Гариф  Ахуновның туган көне. Шуны истә тотып без Казанбаш мәктәбе коллективы белән  Гариф аганың туган авылы  Кечкенә Өчиле авылы булган урынга сәяхәт кылдык.  Укучылар иң элек чишмә тирәсен чистартып, чүп-чардан арындырып алдылар. Аннары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минхаҗ кызы һәм авыл китапханәчесе укучыларны Кечкенә Өчиле авылы, аның табигате, Гариф аганың авылдашлары  турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып киттеләр, “Чишмәләр турында сөйләшү” исемле китапның шушы авыл турында язылган  бүлегенә игътибарларын юнәлттеләр.   “Ахун чишмәсе”нең ачылу тарихын да искә төшереп алдылар.  Бу матур, шифалы сулы чишмә хәзер  авыл халкының да, кунакларның да яраткан урынына әйләнде. Аның капкасы янындагы һәм чишмә өендәге язулары, фотосурәтләре якташыбыз тормышы турында күп кенә мәгълүматлар бирә.