Тукайны бергәләп укыйбыз
«Тукайны бергәләп укыйбыз» Республика проекты кысаларында шигырьләр укуны дәвам итәбез. Бүген без аның «Кышкы кич» шигырен укыдык. Укучыларга шигырьнең кайчан һәм кайда язылуы, кайсы китапта беренче тапкыр басылуы турында мәгълүматлар җиткердек. Аннары бергә сюжетны анализладык, автор безгә җиткерергә теләгән төп фикерне эзләдек. Габдулла Тукайның авыр балачагын һәм тормыш баскычларын искә төшердек.