"#Тукайны бергәләп укыйбыз"
Татар әдәбиятының йөзек кашы Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән республикакүләм "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектына кушылып китап укучылар белән Г.Тукайның "Ай һәм Кояш" шигырен бергәләп укыдык. Китапханәче башта укучыларга Г.Тукайның татар әдәбиятындагы һәм татар халкы өчен әһәмияте турында сөйләде. Шигырьне укыганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән бергә шигырьнең эчтәлеген анализладык, аңлаешсыз сүзләрне тикшердек. Шигырьнең язылу елын һәм урынын атадык.
Татар әдәбиятының йөзек кашы Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән республикакүләм "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектына кушылып Казанбаш авыл китапханәсе укучылары белән Г.Тукайның "Ай һәм Кояш" шигырен бергәләп укыдык. Китапханәче башта укучыларга Г.Тукайның татар әдәбиятындагы һәм татар халкы өчен әһәмияте турында сөйләде. Шигырьне укыганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән бергә шигырьнең эчтәлеген анализладык, аңлаешсыз сүзләрне тикшердек. Шигырьнең язылу елын һәм урынын атадык.