"Намуслы гомер"
Якташ язучы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә укучылар язучының тормышы, иҗат юлы һәм аның гаиләсе белән таныштылар. Г.Бәширов җирдә 98 ел яшәп, гасырлык юбилеена чак-чак кына җитми калды. Балачагы патша идарә иткән чорда үтә, яшь чагы Гражданнар сугышында һәм революциядән соңгы авыр елларда уза, олы яшьтә аңа Бөек Ватан сугышын һәм сугыштан соңгы авырлыкларны кичерергә туры килә – боларның барысын да ул үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Язучының бөтен гомере иҗатта, фольклорны өйрәнүдә, табигатькә сакчыл караш өндәүдә уза. Бу юнәлешләрнең барысына да кыскача анализ ясап үттек. Әсәрләреннән өзекләр укыдык. Язучының исемен мәңгелештерү максатыннан аның туган ягындагы музей һәм әдәби паркка виртуаль сәяхәт кылдык. Кичә азагында китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.