"Кыш бабайда сер бар!"
Яңа ел бәйрәме олыларның да, балаларның да көтеп алына торган бәйрәме. 7 гыйнвар көнне балалар өчен дә Яңа ел тамашасы уздырдык. Кикимора белән Убырлы балаларны тамашага алып кереп киттеләр, алар янына буран кызы, чегән кызы кушылды. Ә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, балалар белән әкият геройлары бергәләп рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнап җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә Кыш бабай аларны үзенең тәмле бүләкләре белән сыйлады, матур теләкләрен җиткерде. Ахырдан балаларга бушлай лотерея уены уйнатылды.