Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Яңа елны һәркем зур өметләр һәм ышаныч белән көтеп ала. Яңа елны ничек каршыласаң ул шулай уза да,  дигән сүзләрне истә тотып без,  мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәмне матур итеп үткәрергә тырышабыз. Казанбаш мәдәният йортында Иске елны озату, Яңа елны каршы алу  тамашасын уздырдык. Җыр-бию, кызыклы күренешләр, шаян уеннар, изге теләкләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе Кыш бабай, Кар кызының чыгышларына тоташып китте. Бәйрәмгә килгән балалар да Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ахырдан лотерея уены уйнатылды.