"Сәйдәш иленә сәяхәт"
Быел без танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, ТАССРның халык артисты Салих Сәйдәшевнең 125 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бу датага без кичә-портрет әзерләдек, анда укучылар бөек музыкантның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның республика музыка сәнгатенә керткән өлешен өйрәнделәр. Укучылар композиторның зур иҗади мирасы: аның җырлары, маршлары һәм, әлбәттә инде, композиторның театрдагы эшләре турында тыңлап киттеләр. С.Сәйдәшев һәм К. Тинчурин «Кандыр буенда» драмасы өстендә бергәләп эшләү өчен материаллар җыярга безнең авылда да булганнар. Авыл тарихының бу бүлеген дә ассызыклап үттек. Шулай ук композиторның исемен мәңгеләштерү уңаеннан булдырылган тарихи урыннар белән дә танышып киттек.