"Татарча диктант -2025"
14-16 ноябрь көннәрендә киң масштаблы бөтенроссия "Татарча диктант" акциясе игълан ителгән иде. Татарча диктант 2025 акциясенең максаты — татар телен яратучыларны берләштерү, грамоталы язуга кызыксынуны арттыру. Бу акциядә без дә катнашып, үз белемнәребезне тикшереп, Каюм Насыйри әсәре буенча диктант яздык.