Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Сөмбелә бәйрәме.

  Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мщдщният йорты фойесында көзге уңыш бәйрәме – Сөмбелә бәйрәме уздырдык. Фойеда көзге уңыш байлыкларыннан композиция ясалып куелган иде.  Чара башында китапханәче әлеге матур бәйрәмнең тарихын сөйләде, Сөмбелә бәйрәме белән бәйле сынамышлар белән таныштырып китте.  Кунаклар төрле уеннарда -  интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Уеннар һәм чыгышлвар  музыкаль номерлар белән чиратлашып барды. Кунаклар шулай ук көз нигъмштләреннән пешерелгән ризыклар алып килергә тиеш иде, ахырдан күчтәнәчләр белән түгәрәк өстәл артында  чәй эчү оештырылды.