"Әти - иң зур терәк"
2021 елдан башлап Россиядә яңа бәйрәм - әтиләр көне билгеләп үтелә башлады. Ел саен ул октябрьнең өченче якшәмбесенә тәгаенләнгән. Бу бәйрәмгә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Башта без укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык, башка илләрдә бу көннең кайчан һәм ничек билгеләп үтелүе турында сөйләдек, гаиләдә әтинең роле, балаларны тәрбияләү турында сөйләштек. Кичәдә шул темага багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Балаларның әтиләренә карата булган рәхмәт сүзләре белән тулы чыгышларын бигрәк тә җылы каршы алдылар. Бәйрәмгә “Әтиләр сүзе – акылның үзе” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм укучыларга тәкъдим ителде.