Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"И туган як, туган як!"

   Казанбаш авыл китапханәсе  яшүсмерләрне интеллектуаль уенга чакырды. Алар Арча районы тарихы һәм аның бүгенгесе буенча әзерләнгән бәйгедә катнаштылар. Яшүсмерләр белән бергәләп районның гербы һәм флагы турында сөйләштек, районның чикләрен искә төшердек. (ул нинди районнар һәм республикалар белән чиктәш)  Укучылар үзләренең тарихи даталар, районыбызда туып – үскән Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, танылган татар мәгърифәтчеләре, сәнгать эшлеклеләре, артистлар турындагы белемнәре буенча көч сынаштылар.  Шулай ук якташ язучыларның иҗатын да  искә төшердек. Районның истәлекле урыннары да игътибарсыз калмады.

     Ахырдан укучылар Арча районы турындагы китаплар белән таныштылар.