Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Беслан кайтавазы"

   3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Бу көнне без китапханәдә «Беслан кайтавазы»  исемле мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрдек. Балалар китапханәченең террорчылык тарихы, террорчылык актларының рәхимсезлеге, аларның нәтиҗәләре турында чыгышын тыңладылар. Укучылар  бу датаның нигезенә яткан  терактны - Беслан фаҗигасен хәтердә яңарттылар.  Шулай ук укучылар белән бергә көн саен белергә һәм үтәргә кирәк булган куркынычсызлык чараларын һәм террорчылык акты вакытында нишләргә кирәклеген искә төшердек.