"Арчаларга кайтам әле!"
18 сентябрь – якташыбыз халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел булды. Шушы көнне Казанбаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә IV районара “Гариф Ахунов укулары” һәм язучылар белән очрашу булып узды. 2 турга узган эшләрне укучылар һәм укытучылар аерым секцияләрдә яклаганнан соң, язучылар белән очрашу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җыелдылар. Иң элек алып баручылар Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова һәм Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә кайткан язучылар белән таныштырып киттеләр. Алдагы сүзләр Гариф аганың тормыш юлы һәм иҗаты турында булды. Чыгышлар Г. Ахуновка багышланган шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Аның сүзләренә язылган “Казанбаш җыры” да яңгырады. Язучылар Ркаил Зәйдулла һәм Наил Касыймов Гариф ага турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйгеләрдә җиңүчеләрне шулай ук язучылар һәм Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бүләкләде. Наилә Ахунова да әтисе турындагы җылы истәлекләрен яңартып, әтисенең 100 еллыгын уздыруда өлеше кергән һәркемгә, кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.