Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син минем таңым, Татарстаным!"

     30 августта Республикабыз көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне без әдәби-музыкаль  уен программасы белән билгеләп үттек. Чара мәдәният йорты фойесында оештырылды. Китап укучылар  белән «Капкалы», «Түбәтәй» кебек татар милли уеннары уйнадык, шулай ук алар викторинада катнаштылар, анда республикабызның тарихына һәм бүгенге көненә кагылышлы сораулар, Татарстан территориясендә яшәүче милләтләр турында сораулар булды, шулай ук алар республика районнарын герблары буенча танып атадылар. Уеннар арасында матур җырлар, тематик шигырьләр, җылы котлаулар, теләкләр яңгырады.