"Гаилә -якты учак"
8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм уңаеннан авылның өч үрнәк гаиләсен гаилә-баттлга чакырдык. Кереш өлешендә укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Икенче өлештә гаиләләребез көч сынашты. Беренче һәм икенче турларда гаиләләр гаилә, гаилә тормышы һәм мәхәббәт темасына сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук табышмаклар, шигырьләр, бәйрәм темасына әсәрләрдән өзекләр буенча сораулар да булды. Алдагы турларда гаиләләрне практик биремнәр көтә иде: уенда катнашучылар шәҗәрә агачын ясарга, сканворд чишәргә, җырны берничә сүздән танырга, төсле карточкалар ярдәмендә сорауларга җавап бирергә, ( катнашучы гаиләләрнең гаилә мөнәсәбәтләре турындагы сораулар), кәгазьдән бу бәйрәмнең символы – ромашка чәчәген ясарга һәм таҗ яфракларына бәхетле гаилә булу өчен ир белән хатынның характерының төп сыйфатларын язарга тиешләр иде һәм башкалар. Гаиләләр барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәп чыктылар.