"Күңел һәм үзең өчен хезмәт"
Чара авыл хуҗалыгы китаплары көне буларак оештырылды. Китап укучылар игътибарына шул теманы ачучы, киңәйтелгән «Күңел һәм үзең өчен хезмәт» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда крестьян һәм фермер хуҗалыгын алып бару нигезләре, төзелеш, бакчачылык һәм яшелчәчелек, җыелган уңышны дөрес саклау турында файдалы мәгълүмат, сыерлар, сарыклар, кәҗәләр үрчетү, дәвалау, аларны карау буенча әдәбият бар. Биредә шәхси хуҗалык ияләренә кош-корт, эре һәм вак мөгезле терлек, умарта кортлары һәм башка терлек асрау буенча киңәшләр табарга була. Шулай ук журнал һәм газета мәкаләләре дә тәкъдим ителде. Укучылар барыннан да бигрәк бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы әдәбият белән таныштылар. Алар шулай ук үзләренең тәҗрибәләре белән дә рәхәтләнеп уртаклаштылар.