"Сабантуе хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны яратмаган, аны көтеп алмаган кеше юктыр ул. Ул барыбызның да яраткан бәйрәме. Быел да бу бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылды. “Агрофирма “Казанка” җитәкчесе оештырган Сабантуе елдагыча күңелле узды. Бәйрәм агрофирма уңганнарын тәбрикләүдән башланды. Барлык милли уеннар – кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, су китерү, катыктан акча эзләү, чүлмәк вату, милли көрәш һәм башкалар уйнатылды бу бәйрәмдә. Уеннар танылган җырчыларбызның һәм үзешчән җырчыларыбызның матур җырлары астында, күңелле итеп барды.