Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сабантуйга бүләк"

Борынгыдан килгән гадәт буенча, Сабантуй алдыннан без авыл халкыннан Сабантуйга бүләк җыябыз. Быел да ул бик күңелле һәм балаларның шат авазлары астында үтте. Авыл халкы бүләкләрне тынычлык, җылылык, мул уңышлар тели-тели тапшырды. Ә бүләк җыючылар аларга зур рәхмәтләрен җиткереп, сабантуйга чакырып калды.