Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балаларның алма апасы"

Балалар язучысы-шагыйрә, якташыбыз Мәрзия Фәйзуллинаның тууына 95 яшь тулу уңаеннан кече һәм урта яшьтәге балалар өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Башта балалар китапханәченең  язучы тормышы турындагы чыгышын тыңлап киттеләр. Аннары ул укучыларның яраткан шагыйрәбезнең иҗаты белән таныштырды. Аның шигырьләрен укыдык, М. Фәйзуллинаның  йорт хайваннары турында язылган кызыклы шигырьләре күп, алар аша хайваннарның гадәтләре белән таныштык, шагыйрәнең шигъри табышмакларын чиштек.  Безгә электрон презентация ярдәм итте. М.Фәйзуллинаның «Гаилә әлифбасы» китабына тирәнрәк тукталдык, чөнки бу китап битләрендә балаларны кызыклы, тәрбияле, гыйбрәтле һәм күңелле белемнәргә өйрәтә торган язмаларга бай.