Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Нинди җырлар җырласам да авылыма багышлыйм"

   Казанбаш авыл мәдәният йорты май аеның ямьле бер шимбәсендә үзенең якты залында һәвәскәр көйләр язучы, автор-башкаручы, Казанбаш авылы егете Дамир Шакирҗановның иҗатын яратучыларны җыйды.  Туган көне уңаеннан уздырылган иҗат кичәсендә алып баручы тамашачыларны кичә хуҗасының тормыш баскычлары белән таныштырды. Сәхнәгә бер- бер артлы Дамир абыйның туганнары, сыйныфташлары, мәдәният хезмәткәрләре,  авылыбызның өлкән буыны кешеләре  вәкиле, гаиләсе күтәрелеп, аны котлап киттеләр. Һәр чыгыш музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Дамир Шакирҗановның күп җырлары үзе кебек үзешчән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган, ул авторлар үзләре дә бәйрәмдә катнашты. Автор аларны атап, рәхмәт сүзләрен әйтеп китте. Кичә бик җылы, җанлы һәм истә калырлык матур үтте.