Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хәтер исән икән - тарих бар!"

Авыл халкы өчен  Җиңү көненә багышлап Казанбаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм Казанбаш мәктәбе коллективы көче белән әзерләнгән "Хәтер исән икән-тарих бар" дигән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы авыр елларда туган балалар чакырылган иде. Алып баручылар  тамашачыларны дәһшәтле сугыш елларына экскурсиягә алып кереп киттеләр. Экскурсия сугыш еллары җырлары һәм биюләре, шигырьләре,  "Блокада балалары" инсценировкасы,  "20 ел үткәч" әдәби өзеге, сугыш чоры балаларының истәлекләре белән чиратлаштырылып барды.  Кичәдә катнашучылар өчен, шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.