Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

6 май көнне Казанбаш авылы китапханәсе Самара өлкә китапханәсе игълан иткән XVI нчы Халыкара “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” акциясендә  катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары белән башта Бөек Ватан сугышы турында, бу сугышның фронттагы һәм тылдагы  авырлыклары турында әңгәмә кордык. Бу канкойгыч сугыш турында без һәрвакыт хәтерләребезне яңартып торырга тиешбез. Сугыш каһарманнарын да, тыл ветераннарын да, сугыш чоры балаларын да бертигез хөрмәт итәргә тиешбез. Ә хәтерләр өчен бу сугыш турында күбрәк укырга, күбрәк белергә кирәк. Шул максат белән без бүген Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәчәккә хат” һәм “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмаларын укыдык. Ахырдан әсәрләргә бергәләп анализ ясап алдык.

        Укучыларга шулай ук “Читаем детям о войне” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.