"Ул көннәрне онытырга хакыбыз юк"
Ватанны саклаучылар елы кысаларында китапханәдә яшьләр өчен әдәби кичә уздырылды. Башта китапханәче сугыш, авыр сугыш чоры, илебездә, республикада Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичәнең төп өлешендә Казанбаш, Көтек авылларының сугыш елларында ничек яшәве турында сөйләдек. Китапханәдә «Бөек Ватан сугышы елларында Казанбаш авылы» дигән тематик папка, « Ә кайда соң сезнең кабер хәбәрсез югалганнар? », «Алар илгә Җиңү алып кайтты”, «Беркем дә онытылмый» дигән исемлекләр бар. Шул папкалар ярдәмендә бергәләп авыл тарихына, тыл тормышына экскурсия ясадык. Шулай ук балаларга бу исемлекләрдә туганнарының исемнәрен табарга тәкъдим ителде. «Сугышның хатын-кыз йөзе» презентациясе ярдәмендә безнең авылның сугышта катнашкан 9 хатын-кызы турында сөйләдек. Шулай ук балаларны "Память народа” сайты белән таныштырдык.