"Сугыш һәм хатын-кыз"
Китапханәдә Ватанны саклаучылар елы кысаларында тарихи сәгать Җиңү көне алдыннан узды. Сугыш һәм хатын-кыз – бу сүзләр бер-берсенә туры килми кебек. Ләкин Бөек Ватан сугышы вакытында безнең хатын-кызлар да Ватанны саклауга бастылар. Шундый батырлар безнең авылда да булган. Барлыгы 9 кыз (аларның берсе һәлак булган) хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Алар арасында зенитчылар да, санитаркалар да, радистлар да, элемтәчеләр дә бар. Укучылар белән аларның исемнәрен, язмышларын, тыныч вакыттагы тормышларын искә төшердек. Аларның нәсел дәвамчылары барладык. Аларның исемнәре "Алар илгә Җиңү алып кайтты", "Хәтер” китапларында мәңгеләштерелгән. Бу китаплардан алынган мәгълүматлар да укучыларга тәкъдим ителде.