"Туган тел" дигән галәмнең кояшы - Тукаебыз"
Апрель ае - бөек шагыйребез Габдулла Тукай ае. Ай буе китапханәдә бөек шәхесебезгә багышланган күргәзмә эшләде. Туган көне уңаеннан әдәби кичә-бәйге уздырдык. Кичә шагыйрь иҗатының татар әдәбиятындагы әһәмияте турында сөйләүдән башланып китте. Аннары укучылар бәйге сорауларына җавап эзләделәр. Сорауларны лото уенындагы кебек, мичкәләрдәге саннар буенча үзләре сайлап алды. Сораулар һәм биремнәр, әлбәттә, Тукай биографиясе һәм иҗаты буенча әзерләнгән иде. Укучы җавап бирә алмаган очракта, башка укучылар белән бергәләп эзләдек җавапны. Уен барышында, әңгәмәләр ярдәмендә, укучыларга күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштык. Шул рәвешле барлык сораулар һәм биремнәр дә үтәлеп беткәч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгегә анализ ясады.