"Сәламәтлек - зур байлык"
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан укучылар белән сәламәтлек дәресе уздырдык. Укучылар башта мәдәният йорты мөдиренең һәм китапханәченең сәламәтлек, аны саклау турындагы кереш сүзен тыңладылар. Кешенең, бигрәк тә балаларның, сәламәтлегенә зыян сала торган факторлар белән таныштылар. Икенче өлештә алар белән хәрәкәтле уеннар, татар халкының милли уеннарын уйнап алдык һәм укучыларны телефон артында түгел, күбрәк саф һавада менә шундый уеннар уйнап ял итәргә чакырдык.