"Бөек әкиятче"
Халыкара балалар китабы көнен без әдәби кичә белән билгеләп үттек. Башта китапханәче укучыларны Х.К. Андерсенның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, чөнки бу бәйрәм нәкъ менә аның туган көнендә билгеләп үтелә һәм быел аның тууына 220 ел булды. Укучылар шулай ук балалар язучыларына һәм иллюстраторларына бирелә торган Х.К. Андерсен исемендәге Халыкара премия һәм диплом, әлеге бүләкне алган рус һәм татар язучылары турында тыңлап киттеләр. Аннары китапханәче балалар китаплары буенча интеллектуаль уен уздырды һәм барысын да күбрәк китап укырга өндәде. Укучылар китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар. Китаплар һәм интернет арасындагы уңай һәм тискәре якларга күзәтү, шулай ук, балаларны уйланырга мәҗбүр иткәндер дип ышанып калам. Ахырда иң күп китап укучы укучыларны билгеләп үттек.