Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Канатлы дусларыбыз"

   Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу экологик бәйрәм, аның максаты  -кошларның төрләрен һәм санын саклау. Шушы бәйрәм уңаеннан балаларны китапханәгә чакырдык.  Китапханәче укучыларга кошларның файдалары, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләде. Аннары аларны конкурска чакырды. Балалар ике командага бүленеп, кошлар тормышы турындагы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, рәсемнәрдән һәм тавышларыннан кошларны таныдылар, пазллар җыйдылар, "Очты-очты..." уенын уйнадылар. Балалар кошлар турындагы һәм исемнәрендә кошлар булган китаплар белән «Канатлы дусларыбыз» китап күргәзмәсе аша таныштылар. Чара ахырында китапханәче балаларга кеше табигать турында күп белергә генә түгел, аны сакларга да кирәклеген дә искәртте.