"Терроризм - җәмгыятькә янау"
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге кысаларында Казанбаш авыл китапханәсендә "Террорчылык- җәмгыятькә янау" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче «террорчылык» сүзенең мәгънәсе, аның типлары һәм максатлары, атышлар ишетелсә, үзеңне ничек тотарга, таныш булмаган әйберләр белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде, балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, урамнарда куркынычсызлык, җәмәгать транспортында тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук балаларга презентация ярдәмендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында сөйләнде, чөнки нәкъ менә шушы вакыйга террорчылыкка каршы көрәш көненең нигезендә ята. Балалар шулай ук иң эре терактлар белән таныштылар, террорчылыкның нәтиҗәләрен, корбаннарын һәм рәхимсезлеген күрделәр. Чара азагында китапханәче балаларга теракт куркынычы янагандагы гамәлләр турында мәгълүмат, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары булган буклет өләште.