"Нәүрүз" бәйрәме.
Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорда – 21 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.
22 март көнне Казанбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп "Нәүрүз" бәйрәме үткәрдек. Бәйрәм үзешчән артистларыбызның котлаулары белән башланып китте. Нәүрүзбикәне урлаган Убырлы карчыкның биремнәрен чишеп, Нәүрүзбикәне каршы алдык. Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы бер-берсе белән ярышуы шаһитләре булдык. Алар катнашучыларны да күмәк биюләргә алып кереп китте.
Бәйрәм хәрәкәтле, татар халкының милли уеннары белән дәвам итте. Себерке белән шар тәгәрәтү, аркан тартышу, капкалы, кулъяулык салыш кебек уеннар белән күңелле итеп ял иттек. Уеннар арасында куелган концерт номерлары, күмәк биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде. Бәйрәм арасында Нәүрүз коймагы белән чәйләр дә эчеп алдык, балаларга тәм-томнар да тәкъдим иттек.