"Мои литературные знания"
Яшүсмерләр өчен әдәби ринг әзерләдек. Ярышларда ике команда катнашты, алар «әдәбият белгече» исеме өчен көрәштеләр. Әдәби ринг - алты раундлы ярыш. Биремнәр һәм сораулар мәктәп программасының рус әдәбияты буенча әзерләнде. 1 раунд - «Язучыны таны», катнашучылар портретлар буенча язучылар һәм шагыйрьләрнең исемнәрен атарга тиешләр иде. «Поэзия»- икенче раунд, катнашучылар шигырьләрнең төшереп калдырылган сүзләрен искә төшереп, шигырьнең авторын һәм исемен атадылар. «Китаплар аукционы»нда катнашучылар тышлыгы буенча китапның авторын һәм исемен белергә тиеш иде. 4 раунд -«Блиц - сораштыру» әдәбият буенча гомуми сораулар белән дәвам итте. «Халык авыз иҗаты» раунды халык иҗатының төрле жанрлары буенча булган сорауларны һәм биремнәрне берләштерде. Соңгы раунд - «Кара тартма». Укучылар алып баручының тасвирлавы буенча әдәби әсәр белән бәйле предметны табарга тиеш иде. Укучылар барлык сорау-биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар.