Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Көч сынаша асыл затлар"

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Көч сынаша асыл затлар” исемле бәйге уздырылды. Анда кайнаналар белән киленнәр көч сынашты. Бәйге катнашучылар белән якыннан танышудан башланып китте. Алга таба кайнаналар, киленнәр шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләделәр, тормыш итүгә багышланган мәкальләрне парладылар, гаиләдә яратып ашала торган ризыклары белән таныштырдылар.  Шулай ук үзләренең музыкаль һәм театраль осталыкларын күрсәттеләр. (театр персонажларын уйнап күрсәтү).   Бәйге турлары арасында авыл үзешчәннәре музыкаль һәм күңелле тәнәфесләр ясады. Ярыш ахырында кайнаналар,  киленнәр бер-берсенә иң изге теләкләрен теләделәр.