Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бар җырымны илгә багышладым"

Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан укучылар белән "Бар җырымны илгә багышладым"  исеме астында сорау- җавап кичәсе уздырдык. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр,  әдәби әсәрнең өзеге аша аның  исемен таптылар, шигъри юлларның төшеп калган сүзләрен эзләделәр,  республикабызда Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнгәнен санап үттеләр. Уен барышында белемнәрне арттырып,  әңгәмәләр дә корып бардык, укучыларга яңа мәгълүматлар да җиткердек, китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясадык.