Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Батырлык урыны - Әфганстан"

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 36 ел булды. Шул уңайдан Казанбаш мәктәбендә очрашу кичәсе булып узды. Кичәнең кунаклары  - әфганчы егетләр Тимашев Фәнис Илгиз улы, Галиуллин Зиннур Хәлил улы,  махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашыбыз Латыпов Азат Шамил улы һәм аның тормыш иптәше, волонтер Латыпова Алинә Илдар кызы. Алып баручылар әфган сугышы, аның нәтиҗәләре, бүгенге көндә әфганчыларның тормышы турында сөйләделәр. Кунаклар бу сугыш турындагы истәлекләре белән кичәне тулыландырдылар. Азат Шамил улы белән Алинә Илдар кызы бүгенге көндә волонтерлык хәрәкәте, гуманитар ярдәм турында аңлатып киттеләр.  Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратларында, кунакларга матур җырлар, сәхнә күренешләре бүләк иттеләр.