Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Буыннар чылбыры"

26 февраль көнне Казанбаш мәктәбендә якташ язучыларыбыз Наилә Ахунова һәм Гәүһәр Хәсәнова белән бик үзенчәлекле, җылы, җанлы, кызыклы очрашу булып узды. Бу шәхесләрнең тормышы Казанбаш авылы белән тыгыз бәйләнгән. Укучылар, укытучылар, алып баручыларның сораулары аша без кадерле кунакларыбызның тормышы һәм иҗаты, эшчәнлекләре, балачагы, мәктәп еллары, гаиләләре, хатирәләре белән таныштык. Очрашу “Буыннар чылбыры” дип аталды, чөнки Наилә ханым  - әтисе Гариф Ахуновның, Гәүһәр ханым -  әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең  эшләрен дәвам итәләр. Аларның мирасын барлыйлар.  Бу олпат язучыларыбыз турындагы истәлекләрне дә бик күп яңарттык очрашу барышында.