"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр"
Халыкара туган тел көне уңаеннан 7-9 сыйныф укучылары арасында бәйге уздырдык. Укучылар китапханәченең туган тел, әлеге датаның барлыкка килүе турындагы кереш сүзен тыңлап киттеләр. Китапханәче укучыларга туган телне саклауның һәркем эше икәнен, аны гаиләдә ныгытырга кирәклеген һәм туган телне киләчәк буыннарга тапшыру аларның бурычы булуы турында аңлатып китте. Очрашуның икенче өлешендә укучылар татар теле буенча әзерләнгән биремнәрне үтәделәр. Грамматика буенча сорауларга җавап эзләделәр, портрет буенча язучыларны таныдылар, кроссворд чиштеләр, мәкальләрне белүдә көч сынаштылар, тарихи, логик сораулар буенча блиц-сораштыруда катнаштылар, бер сүздән яңа сүзләр ясадылар. Ахырдан китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.