Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сталинград һәм батырлык - аерылгысыз"

3 февраль - Россиянең Хәрби Дан көне. 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы,  совет гаскәрләренең хәлиткеч җиңүе белән тәмамлана.  Бу датага багышлап китапханәдә   белешмә-мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Китапханәче китап укучыларга Бөек Ватан сугышының әлеге хәлиткеч бәрелеше турында: Сталинград сугышының тарихи фактлары, совет солдатларының каты сугышлары һәм каһарманлыгы, Идел буендагы шәһәрнең фашистлар һәм илебез өчен әһәмияте, тыныч халыкның авыр хәле, Мамай курганы турында сөйләде.  Советлар Союзы Герое, бу сугышларда катнашкан якташыбыз, генерал Гани Сафиуллинны  аерым  ассызыклап искә алдык.  Аның “Җиңү юллары буйлап” китабын укырга тәкъдим иттек.

     Чарада катнашучылар Мамай курганындагы мемориаль комплекс, “Ватан-Ана чакыра!” төп монументы, кайгы мәйданы һәм “Павлов йорты”  белән дә танышып киттеләр. Ахырдан китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.