"Нам есть чем гордиться"
Татарстан Республикасының ДБМУ "Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе" Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган "Безнең горурланырлыгыбыз бар" республика акциясен игълан итте. Безнең китапханә дә бу акциягә кушылды.
Башта укучыларга Ватанны саклаучылар елы, планлаштырылган чаралар, Ватанны саклауның әһәмияте турында сөйләп киттек, балаларны Ватан тарихы турында күбрәк белергә өндәдек. Аннары башлангыч сыйныф укучылары өчен кычкырып уку үткәрдек. М.Җәлил, А. Алиш шигырьләре, Ш. Галиевның "Солдат әби" шигыре, И. Газиның "Малай белән эт" хикәясе һәм Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"әсәреннән өзек укылды.