Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ленинград.1944"

  27 гыйнвар — Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан без батырлык дәресе үткәрдек. Китап укучылар камалыш шартларында Ленинградтагы авыр тормыш: ачлык һәм ягарга утын  булмау; блокада икмәге, карточкалар; Ладога күлендәге «тормыш юлы», бу сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, шәһәр янындагы сугыш хәрәкәтләре турында белделәр. Камалыштагы шәһәрдә балаларның тормышына аерым тукталдык. Чара, авырлыкларга бирешмәгән шәһәр турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Дәрес азагында китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.